Быел Татарстанда туристлар агымы арту якынча 6 процент булыр, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
«Безнең якынча бәяләүләр нигезендә, Татарстанда туристлар агымы арту 6 процентны тәшкил итәр, дип көтәбез. Бу яхшы күрсәткеч. Шулай да Росстат рәсми мәгълүматларын көтәбез. Алар 2025 ел башында әзер булачак», - дип билгеләде ул.
2023 елда Татарстанга якынча 4,2 миллион турист килде, дип искәртте Иванов.