Сабада муниципаль хезмәткәрләрнең бильярд буенча Спартакиадасының 3нче төркем ярышлары төгәлләнде. Ярышларда республикабызның 10 муниципаль район хакимият башлыклары катнашты. Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында хәбәр ителә.
Бильярд ярышларында беренчелекне Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин, икенче урынны Чирмешән районы хакимияте башлыгы Рамил Әйбәтов, өченче урынны Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алды.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм махсус призларны Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды.