Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» булды

23 ноябрь көнне Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» узды. Чарада катнашучылар – кечедән алып олыга кадәр – шигырьләр укып, үзләренең тирән мәхәббәтен һәм горурлыгын хисләр белән җиткерделәр, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

«Чара бер сулышта узды. Краснодар краеның һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, Кубан казак хорының элеккеге солисткасы Елена Быкова башкаруында яңгыраган җыр, сандугач моңыдай, һәркемнең күңеленә үтеп керде. Безнең күңел бәйрәмендә бөек татар шагыйрьләренең әсәрләре укылды. Чарада катнашучылар үзләре язган шигырьләрне дә яңгыратып, тамашачыларның күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Бу татар теленә булган мәхәббәтнең һәм мәдәният белән тарихка тартылуның ачык мисалы булды», ди оештыручылар.

Автор Гөлназ Газизова үз әсәрләрен укыган һәм һәр кунакка үзенең шигырьләр җыентыгын бүләк иткән.

Елдан-ел әдәби кичәләргә килүчеләр саны арта бара. 2 яшьтән алып 95 яшькә кадәрге кешеләрнең кызыксынуы уяна, буыннар бәйләнеше һәм рух бердәмлеге бүгенге чарада искиткеч татар шигърият дөньясын тудырды, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus