Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасын җиңде.
Икенче матч рәттән «Ак Барс»ның төп капкачылары уйнамый. Әлеге уенда «Ак Барс» капкасын Югары хоккей лигасының «Барс» командасы уенчысы Максим Арефьев саклады һәм бары бер алка гына керттерде.
Беренче периодның унөченче минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, исәп Казан командасы файдасына ачылды. Алка капкага «Ак Барс» уенчысы бәрүеннән соң ЦСКА хоккейчысы тимераягына тиеп керде. Гол Семён Кошелев исәбенә язылды (0:1).
Икенче периодның дүртенче минутында Иван Дроздов исәпне тигезләде (1:1). Унберенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаса да, Артём Галимов гол кертә алды (1:2).
Өченче периодта голлар кермәде.
Командалар составы:
ЦСКА
«Ак Барс»
«Ак Барс»ның киләсе уены Мәскәүдә узачак. ЦСКА – «Ак Барс» матчы 25 ноябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.