Аксубай районы Кече Сөнчәле авылы халкы махсус хәрби операция зонасына якташларына җибәрү өчен токмач әзерли. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Кечесөнчәлеләр җирле мәдәният учагына йомырка, он алып килде һәм биредә аш бүлмәсе булдырды. Хатын-кызлар токмач камыры басты, җәйде һәм аны кул белән дә махсус аш бүлмәсе җайланмасы ярдәмендә кисте. Токмачны ике атна дәвамында киптерделәр һәм тартмаларга тутырдылар – 25 контейнер килеп чыкты.
«Безнең ата-бабаларыбыз элек-электән тату яшәгәннәр, эшләрне бергәләп башкарганнар, шатлыкларны да бергәләп уртаклашканнар. Моны бүген дә күзәтергә мөмкин. Күпләр хәрбиләргә ярдәм итү теләге белән яналар, хәтта башка авыллардан да безгә мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән авыл кешеләре акча да алып килә, күчерәләр дә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә», – дип белдерде авыл клубы методисты Вера Уканеева.