Баулы районы ЗАГС бүлегендә үткәрелгән бәйрәмнең төп геройлары күптән түгел дөньяга килгән 3 малай һәм 4 кыз булды. Әти-әниләрнең сөенечен уртаклашырга туганнары да килде. Бу хакта «Баулы-информ» сайтында Айгөл Идиятуллина яза.
Бу көн күп балалы әти, хәрби Филүс Нургалиев өчен үзенчәлекле көн булды. Хәрби хезмәткәр ялда һәм ул гаилә өчен мөһим булган вакыйгада катнаша алуына бик шат. Күптән түгел аларның уллары Камил дөньяга аваз салган.
«Улыбыз тууын бик дулкынланып көттек. Безнең өчен кыз яки малай булуы мөһим түгел иде, кем туса да, бик сөенәбез. Хәзер дөнья кыйммәтләренә башка күзлектән карый башлыйсың, гаилә белән күбрәк буласы килә, күңел туган якларга тартыла», – дип, тәэсирләре белән уртаклашты әти кеше.
Гөлия һәм Рафис Шәриповларның алтынчы балалары туган, улларына Рүзил исемен кушканнар. Гаиләдә тагын өч малай һәм ике кыз бар. Гаиләнең иң кечкенә кешесен теркәү чарасына олы балалар да килгән. Шәриповлар әйтүенчә, алар беренче сабыйлары дөньяга килгәндәге кебек дулкынланалар.
«Гаиләдә яңа кеше туу – һәрвакыт дулкынландыргыч һәм сөенечле вакыйга. Без аны көтеп алдык, балалар да бу хәбәрне сөенеп кабул иттеләр, хәзер апайларын карарга булышалар», – ди күп балалы әти белән әни.
Ләйсән һәм Владимир Будиннар гаиләсендә бер ай элек кызлары Злата туган.
Әмир, Элиза, Виктория, Злата, Рүзил, Мәдинә, Камил – алар бу якты дөньяга әле күптән түгел генә аваз салганнар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Әхмәтова алар тууны теркәү мизгелләрен бки матур итеп үткәрде. Әти-әниләр бала туу турындагы акт язуына имзаларын куйды.
Гаиләләрне Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрик итте.
Котлаулардан соң, гаиләләр балаларының беренче документларын – туу турында таныклыкларын – алдылар. Ааларга район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Быел Баулыда 133 бала туган, 112 йөкле хатын-кыз сабыйлары дөньяга килүен көтә.