Кытай юанының курсы Россия рубленә карата 2023 елның октябреннән беренче тапкыр 14 сумнан арткан. Бу хакта Мәскәү биржасында сәүдә мәгълүматларыннан билгеле булды.
Мәскәү вакыты белән 15:56 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, юань 14,001 сум дәрәҗәсендә булган. Мәскәү вакыты белән 16:24 сәгатькә Кытай валютасы үсешен тизләткән һәм 14,03 сумга җиткән.
АКШ доллары курсы 2022 елның мартыннан беренче тапкыр 103 сумнан артып китүе турында хәбәр ителгән иде.