«Минем карьерам Бердәм Россия белән» федераль проектының бер өлеше булган конкурсны Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Яшел Үзән районы буенча идарәсе оештырды. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
Барлыгы 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 46 бала катнашты. Бүген Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
Шулай итеп I урынга Тимур Минһаҗев (14нче лицейның 3Б сыйныфы укучысы) ия булды, II урынны Камил Фәрәхов (14нче лицейның 1А сыйныфы укучысы) һәм Нурислам Алимов (14нче лицейның 3Б сыйныфы укучысы) бүлеште.
III урынга 14нче лицейның 1а сыйныфы укучысы София Латыйпова һәм 8нче сыйныф укучысы Софья Кирсанова лаек булды.
Анастасия Малкина, Иван Шапоренко, Тимур Әхмәтҗанов һәм Лилия Әдиятуллина призер булды.
14нче лицейның әлеге конкурста иң актив катнашучы булды, диелгән хәбәрдә.