Үзбәкстанның Каршы дәүләт университетында белем бирүче мөгаллимнәр Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары өчен үзбәк телендә очрашу уздырдылар.
Очрашуга Каршы дәүләт университетының Үзбәк теле һәм әдәбияты кафедрасы доцентлары Йолдыз Ниматова, Делдора Шодмонова, Маркира Усманова һәм Яңа әдәбият һәм әдәбият теориясе кафедрасы доценты Нилзурфар Солтанова килгән иде.
«Без Казанга стажировка үтәргә һәм кайбер уртак грантлар турында фикер алышырга килдек. Бу дәрес татар студентларын үзбәк теле белән таныштыру һәм аларга телне ишеттерү максатыннан үткәрелде. Дәрес вакытында без үзбәк халкы, Каршы дәүләт университеты тарихы белән таныштырдык. Шулай ук университетыбызда Габдулла Тукайның һәм яңа әдәбиятның ничек өйрәнелүе турында сөйләдек. Төрки телләр әдәбияты курсы вакытында без Габдулла Тукай, Абай Кунанбаев кебек язучыларның иҗатын өйрәнәбез. Тукайның барлык шигырьләре дә үзбәк теленә тәрҗемә ителгән, студентлар аларны укый һәм яттан өйрәнә», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Йолдыз Ниматова.
Делдора Шодмонова студентларга Советлар Союзы таркалганнан соң һәм хәзерге вакыттагы үзбәк теленең торышы турында сөйләде.
«Советлар Союзы таркалып, безгә мөстәкыйльлек бирелгәннән соң, үзбәк теленә дәүләт теле дәрәҗәсе бирелде. Ләкин бик күп кеше Ташкентта, Сәмәркандта һәм башка җирләрдә рус телендә сөйләшә иде, рус телендә белем бирүче мәктәпләр шулкадәр күбәеп киткән иде. Шуңа күрә телебездән үзбәк сүзләре чыгып китте, ягъни үзебезнең сүзләрне рус сүзләренә алмаштырдык», – диде ул.
«Әмма 1989 елдан башлап, без сүзләрне үзбәкчәләштерә башладык. Мәсәлән, «министр» сүзен «вазыр» сүзе белән алмаштырдык һәм башкалар. Инде үзбәк теле безгә кайтып килә. Үзебезнең телебезне саклау өчен, грамматикалар яздык, күп кенә сүзләрне яңадан телебезгә, сүзлекләребезгә керттек. Телебез баеп китте», – дип төгәлләде ул.
Соңыннан студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Профессор, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова татар телен, ягъни бер төрки телне, белү күпчелек башка төрки телләрне аңлау мөмкинлеген ассызыклады.
«Иң мөһиме булып, сезнең филолог буларак, башка бер төрки телны тыңлавыгыз санала. Татар телен белеп, башка төрки телләрне дә аңлап булуына инандыгыз. Димәк, татар телен беләсез икән, сез үзбәк телен дә, казах телен дә, уйгур телен дә һәм башка телләрне дә күпкә җиңелрәк аңлыйсыз. Бүген сез үзегезгә шуны исбатладыгыз», – диде ул студентларга.