Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Идел буенда яшәп иҗат иткән заманча композиторларның «Балаларга музыка» вокал һәм хор музыкасы төбәк фестивале гала-концерты булды. Фестиваль өчен татар, рус, чуваш, мордва, удмурт, мари телләрендә иҗат ителгән 50дән артык яңа әсәрләр яңгырады. Алар ике нота басмасы: «Балалар музыка мәктәпләре өчен хор әсәрләре» һәм «Балалар музыка мәктәпләре өчен вокал әсәрләр» җыентыгында урын алган.
«Балаларга музыка – Заманча композиторның иҗат остаханәсе» коллективы оешканнан бирле шушы идея туды. Остаханә өч ел эшли, аны мин җитәклим. Без өч ел дәвамында академик концертлар оештырабыз, концертларда Татарстан композиторларының иҗатын тәкъдим итәбез. Әмма безнең тагын да киңәясебез килде. Иң мөһиме – ике җыентык басылып чыкты, алар республиканың барлык музыка һәм сәнгать балалар мәктәпләренә таратылачак», - диде «Татар-информ»га Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, чараны оештыручы Гөлнара Тимербулатова.
Аның әйтүенчә, әлеге фестиваль композиторлар һәм башкаручылар арасындагы упкынга күпер салган. «Композитор иҗатын ничек тәкъдим итәргә, ә балалар һәм җитәкчеләр әлеге материалны кайдан, ничек алырга икәнлекне белми. Шуңа күрә без бу мәсьәләне акрынлап җайга сала башладык. «Алдынгылар хәрәкәте» хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов та, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та проектны хуплап, теләктәшлек белдерделәр, без бик рәхмәтле», - диде ул.
«Безнең музыка яңгырый торган мәйданчыклар – конкурслар, фестивальләр бик күп. Әмма без иҗат иткән әсәрләр балаларга кадәр барып җитми. Шунлыктан, Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссия ярдәме белән дә без бу проектны тормышка ашыра алдык, шулай ук, ике җыентык та басылып чыкты. Бу – беренче адым булды, аның дәвамы булыр дип өметләнәм. Мондый проектлар яшәргә тиеш, әмма бу авыр хезмәт, командабызның да артуын, ярдәм итүчеләр булуын теләр идем», - диде Гөлнара Тимербулатова.
Гөлнара Тимербулатова чараның тагын бер оештыручысы, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Елена Анисимова белән бергәләп союзда торган композиторларга мөрәҗәгать иткәннәр. «Монда бик күп кешенең тырышлыгы керде. Волонтерлар, режиссер, алып баручылар – барысы да тырышты. Ә материалны туплап, редакцияләп, җыентык итеп чыгарыр һәм сәхнәдә тәкъдим итәр өчен без бер ел эшләдек. Бу – безнең өчен зур тәҗрибә. Кайтавазлар да бар», - диде ул.
Фестивальдә композиторларның инде билгеле булган әсәрләре дә, иҗат ителеп, халыкка танылмаган һәм яңа гына иҗат ителгән әсәрләр дә яңгырады. «Кайбер композиторларны шагыйрьләр белән таныштырдык һәм алар өр-яңа әсәрләр иҗат итте. Шулай ук, исән булмаган композиторларны да кертергә булдык. Мәсәлән, Шамил Тимербулатовның Рафис Корбан сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген!» җыры керде. Әтинең әсәрләре дә яңгырасын дип телим, чөнки аның балалар өчен дә язылган әсәрләре бар, ләкин аларны беркем дә белми, ул онытылмаска тиеш», - диде Гөлнара Тимербулатова.
Казан шәһәренең балалар музыка мәктәпләре коллективлары Идел буенда яшәп, иҗат итүче композиторларның хор һәм вокал әсәрләрен башкарды. Гала-концерт программасында Гөлнара Тимербулатова, Ильяс Камал, Елена Анисимова, Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Лилия Таһирова, Алсу Абдуллина, Ренат Хәкимов һ.б. Идел буе композиторларының музыкасы яңгырады. Концертны Ольга Калегина һәм Тамчыгөл Камаева алып барды.
Концертта Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының Камера оркестры (җитәкчесе һәм дирижеры – Ильяс Камал), хор коллективлары, вокал ансамбльләр, шулай ук Татарстан Республикасы солистлары (барлыгы 500дән артык башкаручы) катнашты. Фестиваль кунаклары – балалар музыка мәктәпләре укучылары, укытучылар һәм профессиональ музыкантлар иде.