Әлмәт районының Түбән Мактама делегациясе махсус операция зонасында булды. Җирлек башлыгы Вячеслав Сенин хезмәттәшләре белән 88 нче «Гранит» танк батальонында булды. Моннан тыш, Әлмәт районы вәкилләре «Алга» батальоны хәрбиләре белән очрашты, дип хәбәр итә «Әлмәт таңнары» Әлмәт хакимияте матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Хәрбиләргә посылкалар, генераторлар, рацияләр, хәрби амуниция барган тонна ярым гуманитарка илткәннәр. Депутатлар, иганәчеләр һәм бизнесменнар ярдәме белән хәрбиләр өчен 1,2 миллион сумга «Нива» һәм «УАЗ» сатып алганнар.
Сәфәрдән делегация Түбән Мактама һәм Тихоновка музейларына геройлар һәм аларның батырлыклары турындагы истәлекне саклау өчен экспонатлар алып кайтты.
Җирле хакимият вәкилләре билгеләп үткәнчә, гуманитар ярдәм җыюда Әлмәт районы халкы белән бергә, Зәй һәм Сарман районнары халкы да катнашкан.