Россия һәм Кытай мөнәсәбәтләрендә логистика мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ» форумының пленар сессиясендә шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
«Бүген безнең илләр өчен логистика мәсьәләсе бик актуаль. Кытайда «Бер пояс – бер юл» дигән зур проект гамәлгә ашырыла, ул яңа халыкара транспорт коридорлары булдыруны күздә тота. Узган ел ахырында «Европа – Көнбатыш Кытай» коридоры составына керә торган М12 трассасы файдалануга тапшырылды», - дип искәртте Миңнеханов.
Ул Татарстан белән Кытайның күп кенә юнәлешләр буенча актив хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Республикада Кытайның зур предприятиеләре эшли, товар әйләнеше елдан-ел арта. ТР Рәисе күптән түгел Казан белән Шанхай арасында туры рейс ачылуын искәртте.
«Туры рейслар Кытайның башка шәһәрләре белән дә ачылыр дип ышанам», - диде Миңнеханов.
Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин пленар сессиядә сәүдә логистикасын үстерү хакында сөйләде. Ул Азия, Африка илләре һәм Россия арасында төп транспорт юллары билгеләнгән картаны мисал итеп китерде. Төньяк диңгез юлын үстерү өчен зур тырышлык куярга һәм моңа аерым игътибар бирергә кирәк, дип саный ул.
«Киләчәктә безнең уртак эшебез әлеге транспорт коридорына юнәлдерелергә тиеш, чөнки ул иң уңайлысы. Ул Африка һәм Сүәеш каналы аша үтә торган юллар белән ярыша алсын өчен безгә аны көндәшлеккә сәләтле итәргә кирәк», - дип ачыклык кертте Левитин.
Ул төрле илләрдәге тимер юл стандартларындагы аерманы тагын бер проблема дип атады. Бердәм система булдыру товар әйләнеше үсешендә турыдан-туры чагылыш табачак, тимер юл аша йөк ташуны күпкә уңайлырак һәм үтемлерәк итәчәк.