Татарстан шагыйрьләре махсус операция зонасына иҗади командировкага барды һәм хәрбиләргә шул исәптән махсус операциядә катнашучыларның әсәрләре дә кергән шигырьләр җыентыгы тапшырды.
«Мы вернемся/Без кайтырбыз» дип аталган җыентыкка ТР Язучылар берлеге әгъзалары Рифат Җамал (Рифат Корбанов), Алексей Остудин кебек танылган авторларның шигырьләре кергән. Моннан тыш, җыентыкта махсус хәрби операциядә һәлак булган өлкән лейтенант Сергей Лисинның шигырьләре дә тәкъдим ителгән.
Рифат Җамал һәм Алексей Остудин белән бергә махсус операция зонасына хәрбиләргә теләктәшлек күрсәтергә Казан прозаигы Александр Аввакумов та барды. Фронтка иҗади сәфәр аны яңа әсәр язарга рухландырган.
Иҗади десант госпитальләрдә булды, анда хәрбиләр белән аралашты. Әлеге очрашулар вакытында алар үз фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклашты, агымдагы вакыйгалар хакында фикер алышты, солдатларга рәхмәт белдерде һәм үз шигырьләрен укыды.
«Хәрбиләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан әтиләребез кебек үк, сугыш турында аз сөйли. Аларга ярату, өй җылысы җитми, әлбәттә. Шуңа күрә без күбесенчә мәхәббәт, туган йорт турында шигырьләр укыдык. Аларга безнең ярдәм кирәк», - дип искәртте Александр Аввакумов.