Киләсе елда навигация системалары белән шөгыльләнә торган Россия-Кытай фәнни мәктәбе оештырылачак. «Алатырь» венчур фондының идарәче партнеры Александр Напорчук Казанда узган II «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» форумында «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов хәбәр итә.
«Без яңа навигация системаларының технологияләр трансферын гамәлгә ашыру өчен Кытай һәм Россиядә фәнни мәктәпнең филиалларын ачарга телибез. Инде киләсе елда ук галимнәрне җәлеп итә башларбыз дип уйлыйм», - диде ул.
Александр Напорчук шулай ук галәм иярченнәрен җәлеп итмичә, бары тик җир өсте сигнал чыганаклары ярдәмендә генә пилотсыз очу аппаратлары өчен маршрут төзергә мөмкинлек бирә торган локаль навигация технологиясе идеясе белән дә уртаклашты. Бу проект фәнни мәктәп өчен беренчесе булырга мөмкин.
II «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – ике якка да файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумы Казанда 13-15 ноябрьдә узды.