Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Җиңү поезды» фестиваль-марафонының соңгы этабы узды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Әлеге марафон Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрләре әлеге патриотик фестиваль-марафонны башлаган иде.
Бу проект фестиваль бер мәйданчыктан икенче мәйданчыкка күчеп йөреде, барлыгы 9 мәйданчыкта узды, авыл китапханәләре дә берләшеп, чаралар уздырды.
Соңгы этап – үзәк китапханәдә иде. Тамашачыларга Җиңүне күрә алмаган дүрт персонажның аянычлы язмышы тәкъдим ителде.
Әдәби-музыкаль композиция геройлар монологыннан, Ватан сугышы темасындагы җырлардан һәм биюләрдән торды. Монда «Изюминки» коллективы, Татьяна Бутинова, Гүзәл Талипова, Илсаф Ситдиков, Адель Саматов, Ольга Хөсәенова, Ләйсән Рахманова, Айгөл Матыгуллина, Ахмед Матыгуллин, Лилия Вәлиева катнашты, диелә хәбәрдә.