Быелның декабрендә РФ Үзәк банкы тарафыннан төп ставканы күтәрү ихтималы алдан билгеләнеп куелмаса да, югары булып кала. Бу хакта регуляторга сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Гәрчә якындагы утырышта төп ставканы күтәрү ихтималы алдан билгеләнеп куелмаса да, моның булуы мөмкин. Шуңа күрә Россия Банкы сентябрьдә биргән катгый сигналны кабатларга кирәк», - диелә хәбәрдә.
Искәртеп узабыз, быелның 25 октябрендә Россия Банкы төп ставканы еллык 21 процентка кадәр күтәрде, бу рекордлы күрсәткеч булды. Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина төп ставканы рекордлы күрсәткечкә күтәрүнең сәбәпләрен атады. Россия Банкы шулай ук инфляция буенча фаразны 8-8,5 процентка кадәр арттырды.