Баулы районы Ветераннар советы активистлары махсус операция хәрбиләре өчен үлән чәйләре җыя. Шул рәвешле алар уртак җиңүгә өлеш кертә, хәрбиләргә ярату һәм ярдәм күрсәтә.
Бүген өлкән яшьтәге волонтерлар витаминлы чәйне бүлеп төрергә җыелды. Бу хәрбиләргә җибәреләчәк хуш исле үләннәр салынган посылкаларның беренче партиясе генә түгел. Моңа кадәр пенсионерлар 120 төргәк шифалы чәй җыеп җибәргән.
«Без, ветераннар оешмасы активистлары, егетләребезгә даими ярдәм күрсәтәбез. Бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Нинди генә мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итмә, пенсионерларыбыз шунда ук ярдәмгә килә», — дип сөйләде район Ветераннар советы рәисе Альбина Хәлиуллина.
«Егетләребез үлән чәе эчә-эчә туган районнарын искә алсын. Аларга тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - дип өстәде активист.
Чәйне «Яратып һәм кайгыртып» дигән язулы махсус конвертларга тутыралар. Шунда ук эчемлекне пешерү буенча инструкция дә язылган. Аның составында волонтерлар язын һәм җәен җыйган үләннәр – сары мәтрүшкә, мәтрүшкә, угыл уты үләне, бөтнек, кура җиләге, карлыган, гөлҗимеш яфраклары бар. Мондый чәй салкын көннәрдә җылыта һәм иммунитетны ныгыта.
«Мондый чәй егетләребезнең иммунитеты өчен чыннан да файдалы. Мин моны медик буларак әйтә алам. Чәй белән бергә без аларга күңел җылыбызны җибәрәбез. Чәйләребезне эчсеннәр, егетләребезнең хәби рухы һәм сәламәтлеге ныгысын», — ди сәламәтлек саклау ветераны Гасимә Сәитова.
Пенсионерлар әйтүенчә, алар әлеге кечкенә эш белән бар күңелен биреп шөгыльләнә. Чәй иң яхшы теләкләр белән ясала.
«Без вакыт-вакыт хәрбиләребезгә ярдәм итеп торабыз. Тормыш иптәшем белән бергә «Эдем» сәүдә үзәгендә урнашкан ярдәм үзәгенә матраслар, киемнәр, дарулар – кирәк булган бөтен нәрсәне илтергә тырыштык. Якташларыбызга чын күңелдән ярдәм итәбез, булдыра алганча булышабыз», - дип уртаклашты мәгариф ветераны Марина Карпова.
200дән артык төргәк чәй әзерләнгән. Аларны тартмаларга салалар һәм тышына язып куялар. Хуш исле үлән чәйләре хәрбиләргә гуманитар конвой составында махсус операция зонасына алып килеп тапшырылачак.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Материал Айгөл Идиятуллина катнашында әзерләнде.