Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм җыю өчен хәйрия концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Билетлар сатудан кергән акчалар Ватанны саклаучыларга көзге-кышкы чорда кирәкле әйберләр һәм җиһазлар сатып алуга тотылачак.
Акциядә катнашучылар каршында концерт башланыр алдыннан Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов чыгыш ясады. Ул махсус операция хәрбиләренең батырлыгын югары бәяләде. Катнашучылар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алды.
Концерт Татар мәдәни үзәге артистларының бердәмлеген һәм Мәскәү татар җәмәгатьчелегенең патриотик рухын күрсәтте, диелә хәбәрдә.