Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белем бирү системасы кризисы мәсьәләсен хәл итү турында фикерен белдерде.
«Безгә яңадан велосипед уйлап табарга кирәкми. Ушинский системасы – рус классик мәктәбе системасы бар. Заманында ул совет системасына үзгәртелде. Бу дөньяда иң яхшы система иде. Советлар Союзы укучылары бөтен дөньядагы яшьтәшләре белән чагыштырганда иң яхшы укучылар иде. Бу системаны хәзерге вакытта җимерәләр, аны кире кайтарырга кирәк», - дип сөйләде ул.
Бу системаны большевиклар түгел, ә XIX гасыр азагында – XX гасыр башында императорлар Александр II, Александр III һәм Николай II вакытында ук төзеделәр, дип ассызыклады митрополит Кирилл.
«Ул вакытта зур мәктәпләр челтәре корылды. Россия империясендә 140 мең мәктәп ачылды. Ягъни бөтен җирдә грамоталылык булган, һәм ул шушы белем бирү системасы аша кертелгән. Безгә шул системага кайтырга кирәк. Бүгенге көнне, заманча электрон җайланмалар булуны исәпкә алып, кешене тәрбияләргә кирәк. Мәктәп белем генә бирә алмый, мәктәп кешене тәрбияләргә тиеш. Шуны ассызыклап әйтәсем килә: мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәт булырга тиеш түгел – бу безнең милли байлыгыбыз. Без аны кайгыртырга тиеш», - дип саный митрополит.