Мәктәпләрдә уку вакытын кыскарту мәсьәләсе әлегә каралмый, тик киләчәктә төрле вариантлар тормышка ашырылырга мөмкин. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Знание» Россия җәмгыяте оештырган «Знание. Первые» марафонында әйтте.
«Бүген мондый мәсьәлә каралмый. Киләчәктә төрле вариантлар булырга мөмкин, әмма бүген бездә 11 класс һәм якын арада ниндидер үзгәрешләр планлаштырылмый», – диде министр (ТАСС цитатасы).
Баштарак Superjob эш эзләү сервисы тикшеренүләре күрсәткәнчә, икътисади актив россиялеләрнең һәм укучыларның әти-әниләрнең 27шәр проценты мәктәпләрдә уку вакытын кыскарту яклы булды.
Уку вакытын киметү идеясенә Россия халкының 60, укучыларның ата-аналарының 61 проценты каршы. Сораштыруда 1,6 мең икътисади актив россияле һәм 500 ата-ана катнашкан.
Моңа кадәр Россия Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи берләшмә рәисе Владимир Мединский яшүсмерләр профориентациягә иртәрәк килсен өчен, киләчәктә Россия мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында уку вакытын кыскартырга мөмкиннәр дигән фикер әйткән иде.