Россия автомәктәпләренә булачак машина йөртүчеләрне дистанцион форматта укытырга рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Россия Мәгариф министрлыгының әлеге инициативасы норматив хокукый актлар порталында чыкты.
«Белем бирү программасының теоретик дәресләр өлешен укытканда дистанцион технологияләр, электрон укыту кулланырга мөмкин», – диелә тестта.
Әлеге приказ кабул ителгән очракта, дәүләт мәгълүмати системаларын куллана торган автомәктәпләр бу мөмкинлектән файдалана алачак. Онлайн форматта уку өчен укучы «Госуслуги» порталында авторизация узарга тиеш.
Моннан тыш, документ буенча, 1 сентябрьдән автомәктәпләр яңа йөртүчеләр өчен укыту программасын үзләре төзи алачак.
Әлеге яңалыкларны исәпкә алып, уку йөкләнешен бүлгәләүдә дә үзгәрешләр планлаштырыла. Мәсәлән, «В» категориясе йөртүчеләре шәһәрдә машина йөртергә дүрт сәгатькә күбрәк – 38 сәгать урынына 42 сәгать өйрәнәчәк. Ә тормоз, йөрү өлеше, электрон «ярдәмчеләр» һәм трансмиссия өлешләрен өйрәнү берәр сәгать (хәзер 2 сәгать) булачак. Двигательнең гомуми төзелешенә өч сәгать (хәзер ике) бирү планлаштырыла.