Татарстан халкын Росреестрның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашында туры элемтәдә катнашырга чакыралар. Чара 1 ноябрьдә РФ Президентының республикадагы кабул итү бүлмәсендә уза.
Белгечләр республикада яшәүчеләргә объектларның кадастр бәясендәге нечкәлекләр, шулай ук бәяләр туры килмәгән очракта, аның белән килешмәү белдерү турында аңлатачак.
Мөрәҗәгатьне 221-80-35 номеры буенча калдырырга мөмкин. Чара 10.00-12.00 сәгатьләрдә уза.