Ноябрьдә Татарстанда уртача айлык һава температурасы климатик нормага якын булачак. Республика буенча әлеге күрсәткеч – 2,7 градуска, Казан буенча 2,5 градуска тигез, дип искәрттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.
Төбәктә явым-төшемнәр буенча да климатик нормага якын күрсәткечләр көтелә. Казан өчен әлеге күрсәткеч 45 миллиметр, Татарстан өчен 38 миллиметр тәшкил итә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ноябрьнең беренче көнендә бозлавык һәм бик көчле җил фаразлана.