Флоридага ябырылган «Милтон» ураганы 125кә якын йортны җимергән.
РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе давыл Флориданың көнбатыш яр буена килеп җиткән. Табигать катаклизмнары нәтиҗәсендә ике миллионнан артык кеше утсыз калган, диелә хәбәрдә.