Депутат Олег Морозов Аксубай укучылары белән аралашты. Александр Лодоркин җитәкчелегендә яшь спортчылар кунакларны мәктәп баскычында алкышлар белән каршы алды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Малайлар депутат белән футбол кумирлары турында фикер алышты һәм истәлеккә фотога төште. Александр Лодоркин җитәкчелегендәге футболчылар өчен елның иң төп җиңүе «Татарстан Республикасы Футбол федерациясе» («С» дивизионы) кубогын яулау булды.
Мәктәп директоры Энҗе Туктарова мәктәп тормышы турында сөйләде. Грант ярдәме белән мәктәптә район юл хәрәкәте иминлеге буенча җиһазландырылган сыйныф барлыкка килгән. Яшь юл хәрәкәте инспекторлары җитәкче Аэлита Шуркина белән юлда үз-үзеңне ничек тоту, кирәк вакытта юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү эшен тәкъдим иттеләр.
2нче мәктәп – грант откан һәм «Виртуаль музей» проектын гамәлгә ашыра торган бердәнбер белем бирү бинасы, мәктәпнең беренче һәм икенче катларында – районның һәм республиканың барлык истәлекле урыннары билгеләнгән карталар урнаштырылган.
Район мәгариф бүлеге Яңа Дума авылыннан, 400 еллык гомуми педагогик стажга ия булган Кузюровлар династиясенең фотокүргәзмәсен тәкъдим итте. Парламентарийга район мәгариф өлкәсенең бүгенге көндә ничек яше турында – саннар, казанышлар, фактлар һәм күргәзмәләр мисалында сөйләделәр. Бүгенге көндә Аксубай районы мәктәпләрендә 2293 укучы белем ала һәм 749 сабый мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнә.
Олег Морозов физика дәресендә дә булды, алар Алмаз Мингулов белән бергә төрле температурадагы суны катнаштырганда суның җылылыгы турында фикер алышты. Аннары ул финанс белеме дәресендә булды.
Депутат укучыларга бюджет формалаштыру һәм финанс бәйсезлегенә ирешү өчен керемнәрне һәм чыгымнарны планлаштыруның мөһимлеге турында сөйләде.
Фото: © http://aksubayevo.ru