Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның Конья шәһәрендә «Төркиядә табылган татар эзләре» (»Türkiye’de Bulunmuş Tatar İzleri») дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Китапта аның публицистик мәкаләләре, эсселары, тәрҗемәләре урын алган. Китап «Atlas Akademi» нәшриятында басылган.
«Төркиядәге эзләнүләремне, табышларымны шушы җыентыкка туплап, укучыларыма тәкъдим итә алуыма бик шатмын. Төркиядә татарча китаплар чыгаруга зур тырышлык куйган Алсу ханымга рәхмәт. Язу һәм нәшер итү сабырлык, тырышлык һәм көч таләп итүче хезмәт. Шушы эштә терәк булган, иҗади эзләнүләремдә ярдәм күрсәткән ирем Якуп Акчурага, язганнарыма хәерхаһлы татар галимнәренә һәм газета-журнал мөхәррирләренә, һәрвакыт җылы карашлары белән сөендергән олы йөрәкле Төркия татарларына зур рәхмәт! Китабым, язуларым һәр укучыга әманәттер», - диде «Татар-информ»га Айзирәк Гәрәева-Акчура.
Журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның бу китабына Татарстанда чыга торган вакытлы матбугат битләрендә, фәнни журналларда дөнья күргән Төркия татарларына бәйле мәкаләләре, төрек теленнән тәрҗемәләре туплап бирелгән. Шулай ук әлегә кадәр дөнья күрмәгән язмалары, эсселары урын алган. Моннан тыш, авторның иҗади эшчәнлегенә кагылышлы әңгәмәләрдән өзекләр урнаштырылган.
Китапның әдәби мөхәррире – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сәлҗук университеты укытучысы Алсу Шәмсутова. «Калын бу хезмәтне укый башлау белән, эчемдә бер моң, милли бер сөю кабынды, битләрне җентекләп карый барган саен, татар халкы өчен якты нурга уралган бер горурлык үсә баруын тойдым. Үзем дә Татарстаннан читтә күп еллар мәдәни-мәгърифәти эшчәнлек башкарган кеше буларак, бу китапның бөтен дөньяга татарлар хакында саф, матур мәгълүмат чыганагы буларак таралачагына сөендем», - дип яза ул китапта урын алган бәяләмәсендә.
«Татар мөһаҗирләре хакындагы мәгълүматлар инде күптән өйрәнелеп килә. Бу мәртәбәле вазыйфаны Төркиягә килгән бик күп зыялы татарлар башкаруы билгеле, араларында Гаяз Исхакый, Әхмәт Тимер, Надир Дәүләт тә бар. Айзирәк Гәрәева-Акчура XIX гасыр ахыры, XX гасыр башында Төркиягә килеп төпләнгән Казан татарлары тормышын, язмышын якыннан торып, шәһәр-шәһәр йөреп өйрәнә, Ана Ватаннарыннан еракта гасырлар дәвамында саклап килгән милли ядкәрләребезне шәхесләрнең туганнары, якыннары аша ачыклый. Шуларны калын, саллы җитди хезмәт буларак формалаштырып укучыга тәкдим итә. Бу эзләнүләр – татарлар тормышына кагылышлы һәм киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр чыгарылган кызыклы, кыйммәтле мәгълүматлар», - дип яза ул.
Китапның кереш сүзе һәм китап белән автор турында белешмәләр ике телдә: төрекчә һәм татарча бирелгән. Китап тәкъдим итү чараларында сатылыр дип көтелә.