Минзәлә театры Казахстанның Актау шәһәрендә узган халыкара фестивальдән җиңү белән кайта.
«Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин III Халыкара «ABISH ALEMI» театр фестивалендә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә бүләкләнде», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Театр фестивальгә Флорид Бүләков пьесасы буенча куелган «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясен алып барган иде. Биредә Хафиз Хамматуллин Карт ролен башкарды.
Спектакльне Минзәлә театрында Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштерде.