«Балтач» ял паркында «Кече ватанны яхшы белүче» дип аталган туган якка багышланган квест үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында Гөлзидә Газизуллина яза.
Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре белән, квестта катнашучыларны — Балтач урта мәктәбенең 7 «Б» сыйныфы укучыларын туган төбәкнең төрле өлкәсенә багышланган тукталышларда белем, тапкырлык, зирәклек ягыннан сынадылар. Укучылар төпле, дөрес җаваплар биреп, Балтач төбәге турында күп белүләрен раслады.
Чара азагында «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре флешмоб оештырды.