Казанда полиция һәм волонтерлар югалган 40 яшьлек хатын-кызны эзлиләр. 6 сентябрьдән аның кайда булуы билгесез.
Ориентировкада күрсәтелгәнчә, хатын-кыз нормаль гәүдәле, буе 170 см, чәчләре куе коңгырт төстә һәм чал кергән, күзләре соры. Ачык көрән төстә капюшонлы велюр костюм, алсу сызыклары булган кроссовка кигән. Хатын-кызның үзе белән кара спорт сумкасы булган.
Аның кайда икәнен белүчеләрнең 8(800) 700 54 52 яки 112 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.