Татар яшьләре лидеры буларак байтак еллар Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән һәм Милли китапханәдә директор урынбасары булып эшләгән Тәбрис Яруллин яңа эш урыны турында хәбәр итә.
«Абыегыз эшкә чыкты. Бөтен эшмәкәрләр: рәхим итегез! Сылтама буенча опен колл», дип язган ул сторизда. Ул гастроэнтузиастларны, тегә һәм куллары белән эшли белгән кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра.
Тәбрис Ярулин Мәскәү базарына үзәктән читтәрәк урыннан үзенә тартып торучы үзәк ясау, кешеләргә файдалы кирәкле урын ясау максаты белән килүен әйткән иде. «Үземне мәдәният өлкәсендә калам дип саныйм, көнкүреш культурасы, культура потребления дә зур мәдәниятнең бер өлеше», дигән иде ул.