5 октябрьдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Сосновка шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы призына 2011-2013 елда туган балалар арасында мини-футбол буенча беренче төбәкара ярыш узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Ярышлар «Витязь» спорт мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе бинасында (Сосновка шәһәре, Тынычлык урамы, 2а йорт) 10:00 сәгатьтә башланып китәчәк.
Киров өлкәсе, Татарстан, Марий Эл һәм Удмуртиядән командалар катнашачак, диелә хәбәрдә.