РФ Президенты Владимир Путин Федерация субъектлары хакимиятләренә федераль һәм төбәкара трассаларда мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган гаиләләр өчен сервислар булдыру мөмкинлеген өйрәнергә тәкъдим итте. Йөкләмә «Это у нас семейное» конкурсы финалисты булган гаиләләр белән очрашу нәтиҗәләре буенча бирелде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
Мәсьәләне карауда шулай ук кызыксынучы дәүләт корпорацияләре һәм ягулык-энергетика комплексы оешмалары катнашырга тиеш. Нәтиҗәләр турында агымдагы елның 1 декабренә кадәр хисап тотарга кирәк, киләчәктә исә ярты елга бер тапкыр доклад тәкъдим ителергә тиеш була.
Моннан тыш, төбәкләр хакимиятләре күмер шахталарын эксплуатацияләү өчен җаваплы оешмалар белән бергә ябык шахта полигоннарында һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар һәм экскурсияләр үткәрү мөмкинлеген өйрәнергә тиеш.
Бу очракта хисапларны соңрак, 2025 елның 31 мартына кадәр тапшырырга кирәк. Аннан соң нәтиҗәләр турында шулай ук ярты елга бер тапкыр хәбәр итәсе була.
Моннан тыш, Путин РФ Спорт министрлыгына федерация субъектлары хакимиятләре белән берлектә һәвәскәрләр арасында бөтенроссия, төбәкара һәм төбәк спорт ярышлары (төп катнашучысы гаиләләр булган) оештыру һәм уздыруда ярдәм күрсәтергә кушты.
Доклад тапшыру вакыты – 2025 елның 31 мартына кадәр. Җаваплы итеп профильле ведомство җитәкчесе Михаил Дегтярев һәм төбәк башлыклары билгеләнде.