Кул бармаклары ою, күкрәкнең хәтта уң яктан бераз авыртуы, теш сызлау яки эч авырту инфаркт һәм йөрәк белән проблемалар билгесе булырга мөмкин, дип сөйләгән «РИА Новости»га йөрәк табибы Юлия Маршинцева.
«Инфарктлар яшәрә. Безгә яшьләр мөрәҗәгать итә, кул бармаклары оюга, бераз йөрәк (яисә хәтта күкрәкнең уң ягы) авыртуга зарлана. Элегрәк бу ниндидер бүсер, умыртка сөягендә протрузияләр билгесе дип санала иде. Әмма, практика күрсәткәнчә, аларда ишемия ачыклана. Бу кешеләр планлы стентлауга җибәрелә, без аларны инфаркттан коткарабыз», - диде Маршинцева.
Табиб әйтүенчә, хәзер куллары ойый торган пациентларны шундук йөрәк белән булырга мөмкин проблемаларга тикшерәләр. Стентлаудан соң аларның куллары оемый башлый.
«Шул ук вакытта теш сызлауга зарланып килүчеләр бар. Әлбәттә, алар теш табибына мөрәҗәгать итә. Ул, билгеле, кариес таба, аны дәвалый, ә ахыр чиктә авырту бетми. Аннары электрокардиография ясыйлар, ә анда инфарктның кискен чоры», — ди йөрәк табибы.
Моннан тыш, Маршинцева сөйләвенчә, инфаркт вакытында авырту һәрвакытта да күкрәк эчендә булмый, абдоминаль авыртулар булырга да мөмкин. Әйтик, кешенең, аппендицит вакытындагы сыман, эче авырта ала.
Табиб мондый билгеләр күзәтелгән очракта электрокардиография ясарга киңәш итә, чөнки бу инфарктны аерырырга мөмкинлек бирә торган арзанлы һәм рутиналы чара.