Яңа уку елында Түбән Кама мәктәп укытучыларының бердәм командасын 30 белгеч тулыландырачак. Бу хакта Халык иҗаты йортында узган традицион август педагогик конференциясендә билгеле булды, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
Аларның алтысы максатчан программа буенча белем алды – бу математика, чит телләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары. Тагын 20 белгеч кадрларны максатчан әзерләү буенча укуларын дәвам итә. Мәктәпләргә тагын 112 педагог хезмәткәре кирәк әле.
Яшь белгечләрне Түбән Кама 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр белән каршы ала, дип хәбәр итте конференциядә Түбән Кама муниципаль районының Мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин. Ә 38нче лицей «Татнефть» компаниясе ярдәме белән укытучыларны торак белән дә тәэмин итә.
Бүгенге көндә Түбән Камада барлыгы 1877 педагогик хезмәткәр эшли. Укытучыларның уртача яше – 44 яшь.