Россия банкы эскроу-счетларның иминият каплавының максималь күләмен өч тапкыр – 10 миллионнан 30 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина РФ Президенты Владимир Путин катнашындагы киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта мондый чараларның иминият каплавы күләме 10 миллион сум тәшкил итә. Бәяләр динамикасын исәпкә алып, без аны 30 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәбез», - дип искәртте регулятор җитәкчесе (цитата ТАСС агентлыгы буенча).
«Без бу хакта Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы, Финанс министрлыгы белән дә фикер алыштык, тулаем алганда, алар идеяне хуплый. Әгәр барысы да хупласа, без якын арада тиешле үзгәрешләр кертү мәсьәләсен тикшерәчәкбез», - диде Нәбиуллина.
Элегрәк Үзәк банкның РФ Финанс министрлыгы һәм Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы белән бергә торак сатып алганда эскроу-счетлар буенча иминият лимитын хәзерге 10 миллионнан ким дигәндә 20 миллион сумга кадәр арттыру мөмкинлеген караячагы билгеле булды, дип искәртә агентлык.