«Татмедиа»да «100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» дигән акциягә нәтиҗә ясалды. 2024 елның икенче яртыеллыгына «Татмедиа»ның кимендә ике басмасына (газета һәм журнал) язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнаттылар.
«Акция шартлары нигезендә оештыручылар язылучылардан 448 гариза теркәде. Татарстан районнарыннан, шулай ук Башкортстан һәм Киров өлкәсеннән гаризалар килде. Бүләкләр арасында телевизор, газонокосилка, электр иттарткычы, тузан суырткыч, электр шуруповертлары, җиләк-җимеш киптергечләре, тонометр һәм үтүкләр бар. Акциянең төп бүләге – 100 мең сум. Шулай ук, һәр редакция аерым бүләк уйнатуны оештыра», - диде «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина.
«Әлеге акцияне ел саен ике тапкыр үткәрәбез, бу зур сөенеч. «Татмедиа»да 200 меңнән артык тираж белән газета-журналлар чыга. Укыган халык, укыган милләт беркайчан да югалмый. Татарстан Россиядә матбугатны иң күп укучы төбәк булып санала. Исегездә булса, Татарстанга махсус бүләк тә бирелгән иде. Бу – милләтебезнең, халкыбызның укымышлы булуын күрсәтә. Укымышлы халык беркайчан да бетмәячәк, чөнки укыган кешене алдап, ялгыш юлдан кертеп булмый», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.
Аның әйтүенчә, «Татмедиа»дан тыш, Татарстанда шәхси газета-журналлар да чыга. «Аларның күпчелеге татар телендә. Бу безнең өчен зур шатлык, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм! Елга ике тапкыр укучыларыбызны күрәбез. Сезгә дә Казанга килү, «Татмедиа»ны, безнең редакцияләрне күрү кызыктыр. Халык ярата торган газета-журналларыбыз бар. Бүгенге көндә журналистлар актив рәвештә эшли, кызыклы газета-журналлар чыгарырга тырыша. Гомумән, һәр очрашу безнең өчен зур вакыйга», - диде Шамил Садыйков.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры билгеләп үткәнчә, «Татмедиа»да 200 меңнән артык тираж белән чыккан газета-журналларга язылуның 90 проценты – почта аша. «Без бу юнәлештә актив эшлибез. Бер үк вакытта ун-унбер газета-журналга язылган кешеләр дә бар. Димәк, басма матбугатка сорау зур. Газета-журналлар укырга күнеккән халык инде ансыз яши дә алмый, бу очракта матбугат уку ул – тормыш рәвеше дә. Шуңа күрә бүләк уйнатуда катнашучыларны, җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм!» – диде ул.
«Сөембикә» журналы язылучылары арасында аерым бүләк уйнаткан. Тугыз җиңүчене журналның баш мөхәррире Лариса Маликова котлады һәм аларга акчалата сертификатлар тапшырды. «Барлык абунәчеләребезне котлыйм. Бүген һәр газета-журналга язылучы кеше бүләкле булды. Сезгә ай саен өегезгә басма матбугат киләчәк, сез үзегезгә зур бүләкләр ясадыгыз. Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк. Газета-журналларга киләчәктә дә язылырга язсын», - диде ул.
Бүләк отучылар арасыннан «Татар-информ» журналисты Равил Мөкминовның әнисе Галия Мөкминова, «Салават күпере» редакциясеннән журналист Руфия Мөхетдинова да бар иде. «Авылда яшәүче әниемә яздырам», - диде ул. Катнашучылар арасында даими укучылар да бар, алар әлеге акциядә кат-кат катнашкан. Аларга бүләк тапшырдылар. «Эшегездә, гаиләгездә уңышлар! Бергә булыйк, бергә укыйк!» – диде Шамил Садыйков Фирая Мингалиеваның тормыш иптәшенә.
Язылулар саны буенча рекордчы булып Балык Бистәсе районыннан Тәнзилә Закирова танылды, ул 11 басмага язылган: «Авыл офыклары» район газетасы, «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф», «Казан утлары», «Ялкын», «Идел», «Сабантуй», «Сөембикә», «Мәдәни җомга», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан». Мамадыш районыннан Фирая Мингалиева 10 басмага язылган: «Нократ» район газетасы, «Татарстан», «Салават күпере», «Безнең мирас», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Сабантуй», «Ялкын», «Шәһри Казан», «Сөембикә». Минзәләдән Гөлнара Заһриева 8 басмага язылды: «Минзәлә», «Сөембикә», «Сәхнә», «Гаилә һәм мәктәп», «Ялкын», «Сабантуй», «Мәгариф», «Казан утлары».
«Пенсионерның газета-журналлар укырга вакыты була. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын алдырам, бик эчтәлекле, яхшы газета. Бүләк өчен рәхмәт», - диде Балтач районыннан Рафаэль Закиров. Кукмара районыннан Сәлимә Галәветдинова да «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын яратып укуы турында әйтте. «Моңа кадәр ирем языла иде, быел беренче тапкыр мин дә язылдым. Бүләк тә оттым, рәхмәт», - диде ул.
«Тиздән киләсе ярты еллыкка язылу башланачак. Яңадан шушы акциядә катнашу мөмкинлеге бар. Беренче тапкыр катнашып, бүләк отучылар да шактый. Без сезне тагын бер тапкыр котыйбыз, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, дигән теләктә калабыз», - диде Ләйсән Сафина.