25 август көнне Казанда Муса Җәлилнең музей-фатирында герой-шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар. «Кайтты илгә изге антыбыз...» дип исемләнгән чарага җәлилчеләрнең туганнары да чакырулы. Бу хакта «Татар-информ» журналистына музей мөдире Айгөл Сафиуллина әйтте.
«Һәр елны 25 августта Татарстанда да, чит төбәкләрдә дә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз. Бу хәтерне яңарту, илебезнең тынычлыгы өчен гомерләрен биргән батырларның истәлеген барлау, яшь буынга тапшыру өчен кирәк. Кызганыч, күпләр аларның барысының исемнәрен дә белми. Очрашуда без Җәлил һәм аның көрәштәшләренең хатларын, шигырьләрен укырбыз, алар турында сакланган истәлекләрне яңартырбыз», – диде ул.
Чара 25 август көнне 10:00 сәгатьтә башлана. Музей мөдире сүзләренчә, чарага Муса Җәлилнең кызы, оныгы һәм оныкчыгы, Абдулла Батталның туганы Фәрит Баттал, тарихчы-галим Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Язучылар берлегеннән Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах килер дип көтелә. Шулай ук Абдулла Алиш һәм Зиннәт Хәсәнов туганнары килер дип өметләнәләр.
12:00 сәгатьтә 1 Май мәйданында митинг һәм чәчәкләр салу тантанасы узачак. 17:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестиваль лауреатлары чыгыш ясаячак.
Быел Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре җәзага тартылуга 80 ел тула.