27 августта Казанда Казахстан көне узачак. Бәйрәм Татарстан Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86) оештырыла.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бу көнне «Қазақстан. Көзқарас» фотокүргәзмәсе ачыла, анда кунакларга татар телендә «Казах халык әкиятләре» җыентыгын тәкъдим итәчәкләр. Килүчеләр шулай ук казах музыкаль әсәрләрен тыңлый, казах милли ашларын татып карый һәм композитор, «Алпар» этно-төркеме җитәкчесе Алмаз Әсхәдуллин катнашында «казах этномузыкасы» мастер-классында катнаша ала.
Чара 15:00 сәгатьтә конференц-залда башлана. Чарага бушлай теркәлү буенча керергә мөмкин.
Фото: © чараны оештыручылар