Россия Герое Дамир Исламов исемендәге Хәйрия фонды карамагындагы «Үзебезнекеләргә ярдәм Татарстан» иҗтимагый оешмасы алгы сызыкка озату өчен чираттагы гуманитар ярдәмне җыйды.
Җыелган гуманитар ярдәм Татарстаннан чакырылган 1234нче полк хәрбиләренә җибәрелә, дип билгеләп үтелә.
Йөкне бүген 17.00 сәгатьтә Җиңү проспекты, 18Б йорты янында төйиләр һәм озаталар. Гуманитар йөкне озатуда Россия Герое Рәсим Баксиков та катнаша.