Россиядә бушлай кайнар элемтә эшли. Белгечләр балага белем бирү, аны үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре буенча адреслы ярдәм күрсәтә. Эш «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
Аерым алганда, экспертлар балалары смартфонга һәм планшетка бәйле ата-аналар белән эшли. Алар проблеманы ачыкларга һәм аны хәл итү юлларын табарга ярдәм итә.
Консультацияләр +7 (800) 444-22-32 номеры буенча үткәрелә, форманы сайтта тутырырга кирәк.
Россиядә илкүләм проектлар Президент Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.