Башкортстан Туймазы районы Яңа Нарыш авылында яшәүче хатын гаять зур яңгыр гөмбәсе тапкан. Аның авырлыгы 8 килограмм тәшкил иткән. Бу хакта «Моя Уфа» Телеграм-каналы хәбәр итә, дип яза «Башинформ».
Фото: ТГ-канал «Моя Уфа»
Быел мондый зур гөмбәләр еш очрый.
Искәртик, элегрәк мондый уңышны Авыргазы районының Болотино авылында яшәүче Людмила Сухарева тапкан иде, ә Күмертау кешесе Владимир Куприянов гигант гөмбәләрне йөгергәндә очраткан.