Тимер юллар Россия үсеше өчен ышанычлы терәк булып тора – алар Россия төбәкләрен тоташтыра, йөк ташуны тәэмин итә, илнең тормыш һәм эш ритмын булдыра. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тимерьюлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганда әйтте.
«Әлбәттә, казанышлар тимерьюлчыларның бердәм коллективыннан башка була алмый. Хезмәтегез һәм эшкә битараф булмаган мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт!» – дип язган премьер-министр үзенең Телеграм-каналында.
Ул бүген илдә тормышка ашырылып килгән масштаблы проектларны да атады – бу Көнчыгыш полигонын модернизацияләү, Россиянең Көнчыгышка стратегик юнәлеше һәм Үзәк транспорт челтәрен үстерү үзәк төбәкләрдә яшәүчеләрнең мобильлеген җитди арттырачак.