Кичә «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм» бәйрәме булды. Казан халкы һәм кунаклар кече авиация һәм парашютчылар чыгышын тамаша кылды. Чараны вице-премьер, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ачты.
«Сезне илебезнең авиация башкаласында сәламлим. Казанда фәнни институтлар да, авиация университетлары да, заводлар да бар. Без самолетлар, вертолетлар һәм беспилотниклар җитештерәбез. Бу заводларда республиканың 25 меңгә якын кешесе хезмәт куя. Бүген авиация тармагы – Татарстан икътисадының флагманы», – диде ул.
Авиашоудан тыш, тамашачылар өчен зур концерт программасы, шулай ук хәрби техника күргәзмәсе оештырылды. Палаткаларда республиканың авиация оешмалары һәм институтлары тәкъдим ителде.
«Казан һәрвакыт авиация шәһәре булды. Бездә югары уку йортлары бар, аларда тармак өчен белгечләр әзерлиләр. Бүген КНИТУ-КАИ яңадан туа. Без алдынгы инженерия мәктәбе ачабыз, анда безнең студентлар оешмалары белән бергә яңа авиация техникасы җитештерәчәк», – диде югары уку йорты ректоры Тимур Алибаев.
Авиашоуда беренче булып кече авиация пилотлары чыгыш ясады, алар Казан күгендә виражлар ясады. Шулай ук җиргә бик якын да очты һәм яшь тамашачыларны сокландырды.
«Мин күкне сайлыйм!» бәйрәменең махсус кунагы Dabro төркеме булды, ул Казан гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта чыгыш ясады.