Добавить новость

Женщины-машинисты уже год работают на Некрасовской линии метро

Уоррен Баффетт продал почти 50% своего пакета акций Apple

SHOT: состояние блогера Эдварда Била продолжает ухудшаться

Умар Кремлев: мы поможем боксеру, которого выродки лишили глаза в Крыму



World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эльмира Галимова: «Йөрәккә якын әсәрләр» – көтеп алынган иҗади концертым

Эльмира Галимова: «Йөрәккә якын әсәрләр» – көтеп алынган иҗади концертым

11 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимованың «Йөрәккә якын әсәрләр» дип исемләнгән иҗади концерты була.

«Композитор буларак авторлык концертларымны уздыруны максат итеп куйган идем. 2010 елдан 2017 елга кадәр мин ул эшчәнлекне актив алып бардым: Зур концертлар залында һәр елны кызыклы программа тәкъдим итә идем. Беренче елда киң күләмле оратория премьерасы тәкъдим ителсә, алдагы елларда «Сөембикә канаты» арт-операсы һәм төрле жанрда язылган әсәрләр белән дәвам иткән идем. 2015 елда симфоник оркестр өчен 2 бүлектән торган зур күләмле әсәрләр кергән программа хәтердә уелып калды. 2017 елда Филармония концертлар залында иҗат кичәмне үткәрдем. Анда спектакльләрдән өзекләр, La Primavera оркестры башкарган әсәрләр, романслар, эстрада җырлары булды», - диде композитор «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алга таба Эльмира Галимова Казан дәүләт мәдәният институтында башта театр сәнгате кафедрасы мөдире, аннары театр, кино һәм телевидение факультеты деканы булып барлыгы 4 елга якын эшләвен әйтте.

«Аена 38 чара үткәрә идек. Һәрбер чарага оештыручы факультет җитәкчесе буларак зур игътибар бирә идем. Әлбәттә хезмәттәшләрем минt бер сүздән аңлый иде, бик матур һәм сыйфатлы итеп бердәм эшләдек: «Театр атналыгы» даими проект, «Илһамият», «Беренче театр», «Әлмәндәр варислары» халыкара фестивальләр, масштаблы фәнни чаралар оештырдык. Эш белән бәйле композиторлык иҗатым бераз кичектерелде. Ләкин мин иҗат итмичә тормадым: яңа әсәрләр дә яздым. Менә быел 11 сентябрьдә үтәчәк «Йөрәккә якын әсәрләр», дип исемләнгән иҗади концертымда минем профессионал композитор булып чарланган, халыкның күңеленә кереп өлгергән, апробация үткән әсәрләр һәм яңа премьералар урын алачак», - диде ул.

Иҗади концертымда яңгыраячак фортепиано һәм оркестр өчен «Концерт» өч өлештән тора. Эльмира Галимова әлеге әсәрне халыкара дәрәжәдә танылган пианист Софья Гулякка багышлаган. Концертта әлеге әсәрне Мәскәүдән талантлы, виртуоз пианист, Халыкара конкурслар җиңүчесе Даниил Умнов уйнаячак. Шулай ук быел узган татар музыкасы «Мирас» фестивалендә Халыкара конкурслар лауреаты, «Романсиада» конкурсының Гран-при иясе Иркен Мостафин башкаруында тамашачы күңелен инде яулап өлгергән «Кол Шәриф» операсыннан да өзекләр тәкъдим ителәчәк», - дип аңлатты ул.

«Концерт» жанрына төп урын биреләчәк. Бу кичәдә инструменталь Концертлар «идарә итәчәк». Гитара һәм оркестр өчен «Концерт» - танылган гитаристыбыз ТР һәм Дагыстан республикасының атказанган артисты Айнур Бейбутовның махсус заказы буенча язылды. Чит илләрдә татар музыкасын тәкъдим итәр өчен әсәр язып бирә алмассызмы, дип сорагач, «Җиһан» исемле Концерт яздым. Ул өч өлештән тора», - диде Эльмира Галимова.

Аның беренче өлеше романсның көй төзелешен истә тотып язылган. «Икенче өлешне «фольк-фантазия» дип атадым. Анда татар халык җырларыннан цитаталар бар, мин аны гитара өчен эшкәрттем. Өченче өлештә – җиһанда тоткан урыныбыз, дөньяга килүебез нәрсәгә нисбәтле, дигән уйланулар бар», - дип сөйләде композитор.

«Кыл-кубыз һәм оркестр өчен «Чатыр-тау» Риваяте - иҗатымда иң популяр әсәрләрнең берсе. Үземнең хисләремне, җилнең исүен, чәчәкләрнең дулкынланып җилфердәвен әсәрдә тасвирладым, чөнки экспедицияләр вакытында Чатыр-тауга менгәнем булды. Менә шунда мин үземне бер тылсым көченә ия булган кош итеп тойдым. Кеше үзен нәкъ менә шул тау биеклегендә басып торганын тойсын өчен, табигать кочагында хис итә алсын дип, табигатьнең бөтен матур күренешләрен музыка телендә бирергә тырыштым. Әсәрне кыл-кубызда оста уйнаучы Башкорстан республикасының атказанган артисты Зәлия Ганиатуллина башкарачак», - диде ул.

Яңа әсәрләрдән, Эльмира Галимованың «Соңлап килгән мәхәббәт» романсы яңгыраячак. Романсны Татарстан республикасының атказанган артисты Айрат Ганиев һәм Халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел Кыямова башкарачак. Бөтендөнья татар конгрессы заказы буенча иҗат ителгән, Айрат Ганиев башкаруында «Татар рухы Сабантуй» гимнының солист һәм оркестр өчен варианты тәкъдим ителәчәк.

Виртуоз баянчы Айдар Сәлахов «Идел-йорт» Концертиносын уйнаячак. «Идел-йорт» әсәрен тыңлаганда Идел буенда урнашкан мәдәни мирас объектларын карап, хозурлану хисен тоемлауны тасвирларга тырыштым. Шушы әсәрне тыңлаганда кеше үзен сәяхәттә кебек тоемласын дигән максат куйдым», - диде композитор.

«Программа зур һәм концерт кысаларында тәкъдим ителәсе музыкаль жанрлар катлаулы. Иҗади бәйрәмем тамашачы күңеленә хуш килер дип уйлыйм, чөнки бу минем көтеп алынган концерт. Ел саен концертларымны көтеп алган тамашачы мине югалткандыр дип уйлыйм. Ничә елга сузылган тәнәфестән соң «Йөрәккә якын әсәрләр» концерты тамашачыга да бәйрәм булыр. Бу мизгел минем өчен бик мөһим. Концерт вакытында тамашачы белән аралашырга яратам, чөнки алар миңа фикерен җиткерә. Төрле тәкъдимнәр була, шул ук көнне яңа идеяләр барлыкка килә һәм минем өчен иҗади кичәләрем шуның белән кыйммәтле дә. Йөрәгемә якын булган әсәрләрем тамашачым йөрәгенә дә үтеп кереп, мәңгелеккә уелып калсын иде. Иҗатымның илһамчысы – минем горур татар халкым, яраткан тамашачым, милләттәшләрем!»- диде Эльмира Галимова.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Продать стихи. Как продать стихи. Продать стихи собственного сочинения.

Медведев: обмен заключенными между Россией и Западом стал «трудной партией»

Объявлен еще один праздничный день: как россияне будут отдыхать в четверг 22 августа 2024

Захарова заявила о препятствиях для посещений россиян дипломатами в тюрьмах США

Музыкальные новости

Собянин: Разработки московских ученых помогают повысить качество медпомощи

«Россети Новосибирск» пресекли хищения электроэнергии почти на 600 млн рублей

Кабинет Артиста.

На площадке форума-фестиваля в Сколково появилась 145-метровая горка

Новости России

«В нашу пользу»: Медведев оценил обмен заключенными между Россией и США

Илья Зайцев: «Думаю, мавзолеи в Лапасе стояли до середины 1550-х и местные их почитали»

День Д: как должны измениться российские Воздушно-десантные войска

Легендарная надежность Toyota, просторный салон и классический «автомат» — 2,65 млн рублей. В России подешевел кросс-вэн Toyota Rush

Экология в России и мире

Выбросить и забыть: какая обувь портит ваш образ

Карточка Артиста. Карточка артиста яндекс.

Выставка CPM обновит экспозицию

Алексей Фомин представил новый трек «Лунный свет»

Спорт в России и мире

Теннисист Даниил Медведев прекратил борьбу за медали Олимпиады

Азаренко вышла в ¼ финала турнира WTA-500 в Вашингтоне

Касаткина проиграла Доулхайд на турнире WTA в Вашингтоне

Теннисиста Дениса Шаповалова дисквалифицировали с турнира ATP-500 в Вашингтоне

Moscow.media

Завершается ремонт эстакадной части Юбилейного моста в Ярославле

ВОЗ сообщила о быстром распространении в мире устойчивой к антибиотикам бактерии

Торжок

Вид на Борисоглебский монастырь перед грозой











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Вы скачали фишинговое - как защитить свой гаджет

Старовойт: в реализации ВСМ Москва – Санкт-Петербург участвуют сотни предприятий

В Московском зоопарке родился птенец японского журавля

В Северной Корее могут принять помощь РФ в борьбе с наводнением