Татарстанда 2024 елның 3 августына 2 миллион 535 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә еллык план 81 процентка үтәлгән. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый мәгълүматлар китерде.
Сүз уңаеннан, нәкъ ике атна элек планның 80 процентка үтәлүе хакында хәбәр ителгән иде. Агымдагы елның 20 июле мәгълүматлары буенча, Татарстанда 2 миллион 518 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
Спикер билгеләп үткәнчә, коммерция төзелеше линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 40 проценты тапшырылган, бу гомуми мәйданы 586 мең квадрат метр тәшкил иткән 98 күп фатирлы йорт дигән сүз.
Социаль ипотекага килгәндә, республикада еллык план 73 процентка үтәлгән. 2024 елда төзү ниятләнгән 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы – 118 мең квадрат метр.
Шәхси торак төзелеше буенча еллык план исә хәзерге вакытта хәтта арттырып үтәлгән. Аның әзерлеге 121 процент тәшкил итә. Татарстанда гомуми мәйданы 1,8 миллион квадрат метр тәшкил иткән барлыгы 13,5 мең йорт файдалануга тапшырылган, дип искәртте Айзатуллин.