1 августтан Башкортстан язучылары әсәрләрен тәрҗемә итү буенча Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге оештырган «Ут күршеләр» әдәби-агарту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алуы башланды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Башкортстан Башлыгының Грантлар фонды ярдәмендә тәрҗемәчеләр башкорт яки татар телендә язучы Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы яки башкорт әдәбияты классигының үзе тәрҗемә иткән әсәрен бастырып чыгару мөмкинлегенә ия булачак. Укучылар исә башкорт язучыларының яңа китаплары белән рус теленә тәрҗемәдә таныша ала.
Проектның нәшрият фонды – 1 500 000 сум.
Тәрҗемәчеләргә түбәндәге номинацияләрдә эшләргә тәкъдим ителә: