Җырчы МакSим үзенең Mercedes-Benz Maybach автомобилен «Авито»да «Игелек аукционы» лоты сыйфатында «Чиста күңелләр» хәйрия фондына тапшырды, дип яза «Татар-информ»
Аукцион 31 июльдә 13.00 сәгатьтә башланды һәм онлайн-форматта уза. Аңа 9 августта 15.00 сәгатьтә нәтиҗә ясалачак.
Аукцион барышында җыелган бөтен акча фонд тарафыннан беренчел иммунодефицит, ДЦП, онкология авыруларыннан интегүче балаларны тикшерүгә һәм аларга кыйммәтле дарулар сатып алуга юнәлдереләчәк.