Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре 20 августта фильмнар күрсәтү белән ачыла. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итә.
18.00 сәгатьтә Үзәк Кинематографистлар йортында Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге коллективлары концерты була һәм «Татаркино»ның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.
19.00 сәгатьтә тантаналы ачылыш була һәм «Брелок» (22 минут), «Нигез йорт» (28 минут), «Остазбикә» (28 минут) фильмнары күрсәтелә.