Россиядә мегагрантлар программасын киңәйтәчәкләр. РФ Хөкүмәтенә һәм Россия фәнни фондына бу йөкләмәне Президент Владимир Путин бирде.
« <...> әйдәп баручы галимнәрне һәм яшь тикшеренүчеләрне Россиянең югары белем бирү мәгариф оешмаларына һәм фәнни оешмаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән бердәм программаны эшләүне һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә, 2025 елдан башлап ел саен федераль бюджеттан аны гамәлгә ашыруга өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирүне карарга», – диелгән документта.
Министрлар Кабинеты Дәүләт башлыгына 1 октябрьгә кадәр беренче докладны тапшырырга, алга таба ел саен башкарылган эшләр турында хисап тотарга тиеш.
Моннан тыш, 1 октябрьгә кадәр Президентка программаны гамәлгә ашыру өчен шәхси инвестицияләр җәлеп итү механизмнарын билгеләү буенча тәкъдимнәр кертелергә тиеш.