16-18 августта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале узачак. Фестиваль кысаларында Болгарда күпсанлы чаралар уздыру каралган. Алар арасында «Каләм – гарәби галәм» гарәп графикасы каллиграфиясе күргәзмәсен дә билгеләп үтәргә кирәк. Ул Болгар цивилизациясе музеенда уза, дип хәбәр итә «Татар мәдәни ресурс үзәге» матбугат хезмәте.
Күргәзмә Татарстан Республикасының танылган осталары Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәләхетдинов, Гөлназ Исмәгыйлеваның эшләре белән таныштырачак. Экспозициядә тугра, каллиграфик композиция, шәмаил, тәзхиб тәкъдим ителгән.
«Каләм – гарәби галәм» күргәзмәсенең максаты – ислам сәнгатенең үзенчәлекләрен тәкъдим итү, шулай ук татарларның күп гасырлык мирасын саклау һәм үстерү максатында каллиграфия тәҗрибәсен һәм күнекмәләрен тапшыру.
Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлеваның лекцияләрен һәм мастер-классларын үткәрү планлаштырыла.